Олы Мишә урта мәктәбендә көзге уңыш һәм файдалы үләннәрне җыю эше дәвам итә.

2015 елның 13 сентябре, якшәмбе

Олы Мишә урта мәктәбендә көзге уңыш һәм файдалы үләннәрне җыю эше дәвам итә. Ерак барырга кирәкми - гөлҗимеш белән миләш безнең бакчабызда күпләп үсә. Бүген без гөлҗимеш уңышын җыйдык. Укучыларыбыз аны ел саен җыя.  Ул бик файдалы һәм витаминнарга бай үсемлек, иммун системасын ныгыта, салкын тиюдән саклый. Аның җимешләрен, гадәттә, сентябрь-октябрь айларында җыялар. Хәзер гөлҗимеш бик баллы һәм җете кызыл төскә керде. Димәк, бу җимешне җыю өчен иң кулай чор.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International