Юл-траспорт фаҗигасе безнең көннәрдә бик ешайды. Күп очракта моның сәбәпчесе балалар булырга мөмкин. Юл кагыйдәләрен тиешенчә белмәү, игътибарсызлык- моның нәтиҗәсе. Шуларны кисәтү максатыннан 16 сентябрь көнне безнең мәктәптә 1-6 класс укучылары арасында ГИБДД инспекторы белән очрашу оештырылды. Әңгәмәнең төп соравы: урамнарда Һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү булды. Балалар, җәяүлеләр өчен, велосипедта йөрүчеләр өчен булган юл йөру кагыйдәләрен, юл йөрү тамгаларын кабатладылар. Инспектор балаларның сорауларына җавап бирде. Алга таба да ГИБДД инспекторлары белән аралашып ,күрешеп тору безнең балалар өчен бик файдалы булыр дип ышанабыз!!!