Көне искиткеч матур иде. Балалар бакчасы балалар белән гөр килеп торды. Катнашучыларга килсәк, зурлар һәм мәктәпкәчә төркем балалары түземлек белән стартбирелүен көтте, ә инде уртанчылар төркем балалры янатарлар булдылар. Нәтиҗәләр ниндирәк соң?
Төркемннәр буенча, ул болайрак булды: I урынны – 2 зурлар төркем балалары, 2 нче урынны- 1 зурлар төркеме һәм 3нче урынны- мәктәпкәчәләр төркеме яулады. Шәхси зачетта, егетләр дә бер-берсеннән калышмаска, лаеклы урын алырга тырышты. 1 урынны Закиров Солтан,2 урынны – Имамиев Инсаф, 3 урынны Авхадиев Рүзәл. Бүләкләнүчеләргә грамота һәм медаль буләк ителде. Афәрин