21нче сентябрь көнне Баландыш төп мәктәбендә Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп туры старт алды. Кичә укучылар белемнәрен экономика фәнненнән тикшерсә, бүген алар үзләрен математика фәненнән сыныйлар. Мәктәп туры октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр мәктәп данын муниципаль этапта яклаячак. Уңышлар телибез!