21 сентябрь көнне Төрек Тәмте авылы китапханәчесе Закирова З.Д. тыл ветераннарының өйләренә барып, аларны яңа кайткан китаплар һәм газета – журналлар белән таныштырды. Ветераннар үзләрен борчыган сораулар белән уртаклаштылар. Аеруча “Сөембикә”, “Гаилә учагы” журналларын, “Юлдаш”, Татарстан яшьләре” газеталарын яратып укулары турында әйттеләр. Тагын килүне үтенеп, рәхмәт әйтеп озатып калдылар.