Баландыш авыл китапханәсендә “Әниләр-алтын кебекләр” дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Китапханәче Миләүшә Нәҗипова әлеге бәйрәмнең төп асылын аңлатты. Кызлар-булачак әниләр, бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр, һәркайсы үзенең әнисе турында матур итеп сөйләп күрсәтте.