28 ноябрь көнне Баландыш мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган “Сабырлыкка Сезнең сокланырлык, Рәхмәт Сезгә гүзәл әниләр” - дип исемләнгән бәйрәм кичәсе – башваткыч уены уздырылды.

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

28 ноябрь көнне Баландыш мәдәният йортында  Әниләр көненә багышланган “Сабырлыкка Сезнең сокланырлык, Рәхмәт Сезгә гүзәл әниләр” - дип исемләнгән бәйрәм кичәсе – башваткыч уены уздырылды. Уенда күп балалы  әниләр - Саруханян Гөлназ, Шарипова Лилия һәм Тимербаева Гөлфинәләр катнашты. Уен җыр- биюләр белән үрелеп барылды. Залга җыелган әниләр дә катнашучылар белмәгән сорауларга җаваплар таптылар һәм үзләре яклаган катнашучыга очколарын бүләк иттеләр. Тимербаев Г., Галимов Д., Исмагилова Л., Саруханян М. –ның җырлары әниләребезгә бәйрәм бүләге булып яңгырады. Ә Саруханян Алинаның биюе барлык халыкны таң калдырды. Кичә ахырында уенда катнашучы әниләргә бүләкләр тапшырылды һәм бәйрәм 80 нчу еллар дискотекасы белән дәвам итте.

 

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International