22 ноябрьдән Казан шәһәрендә "Татар моңы" Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы башланып китте.
Конкурсының максаты татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, талантлы яшь башкаручыларны барлау.
29 ноябрь көнне “Пирамида” күңел ачу комплексында фестивальнең гала-концерты булып узды. Фестивальнең нәтиҗәләре буенча Ранис Гатауллин (җитәкчесе Әлфия Поташова) 3 дәрәҗәле Лауреат исеменә лаек булды.