27 ноябрьдә “Әниләр көне” уңаеннан ,Теләче районы муниципаль үзәк китапханәсенә иң күп китап укучы әниләрне иҗади-тематик кичәгә чакырдылар. Бу кичәдә, үзләренең чыгышлары һәм котлаулары белән,Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасы балалары да катнаштылар: Баева Динә “Чәй эчәбез бергәләп”, Сергеева Анастасия “Все умеют наши мамы” дигән җырлары белән әниләрне сөендерделәр. Үзәк муниципаль китапханәсе мөдиренә, шушы матур бәйрәмгә чакырганнары өчен бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.