24 нче ноябрь көнне «Ак бүре» боз сараенда ФСБ хезмәткәрләреннән торган «РАДОГОСТ» командасы , 18 нче ноябрь көнне «Триумф» боз сараенда «Медведи» командалары белән чираттагы уеннарын уйнадылар. Ике уен да «Гром» командасы файдасына, җиңү белән тәмамланды.
Нәтиҗәләр:
ХК «Медведи» - ХК «Гром» 3:4. Алка кертүчеләр - Мустафин, Гильмутдинов, Габдуллин.
ХК «Радогост» - «Гром» 1:3. Алка кертүчеләр – Хайрутдинов, Мустафин, Заляев.
Киләсе уен 3 нче декабрьдә ТХФП командасы белән булачак. Аларның бу уенда да сынатмауларын, җиңүләрен телибез!