Дөнья җәмәгатьчелеге 1 нче декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. Россиядә ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны арта бара. Шул уңайдан бүген Баландыш төп мәктәбендә класс сәгатьләре үткәрелде . Класс җитәкчеләре укучыларга ВИЧ инфекциясе СПИД авыруларын булдырмый калдыру һәм башка профилактик чаралар турында сөйлэде. Барлык укучылар да игътибар белән тынладылар.