28 гыйнвар көнне безнең Олы Мишә балалар бакчасында Чыршы бәйрәме булды. Бәйрәмгә балаларның әти-әниләре һәм кунаклар да килгән иде. Кыш бабай белән Кар кызы балаларга күп итеп күчтәнәчләр өләште. Ә балалар аларга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бәйрәмнән барысы да канәгать булып таралыштылар.