Декабрь ае дәвамында бишенче россиякүләм наркотикларга каршы интернет - дәрес кысаларында Олы Нырсы мәктәбендә тәрбия сәгатьләрендә “ Белергә хокукым бар!” исеме астында дәресләр үтте. Сыйныф сәгатьләрендә наркотик матдәләрне куллану сәбәпләре , наркотикларның кеше организмына тискәре йогынты ясавы һәм аны кисәтү турында әңгәмә корылды.Безнең максат: тискәре гадәтләр урынына сәламәт яшәү рәвешен алга сөрү!