29 - гыйнвар көнне безнең Максабаш балалар бакчасында Чыршы бәйрәме булды. Бәйрәмгә балаларның әти-әниләре һәм кунаклар килгән иде. Кыш бабай белән Кар кызы балаларга күп итеп күчтәнәчләр өләштеләр. Ә балалар аларга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Чыршы бәйрәменә, балаларны сөендереп, авылыбызның олы ихтирамга лаек кешесе -Фатыйх хәзрәт яңа ел күчтәнәчләре таратты, фермер Марат Дәүләтшин лотереяга уенчыклар белән ярдәм итте. Бик зур рәхмәт аларга! Бәйрәмнән барысы да канәгать булып таралыштылар. Яңа еллар белән!!!