27 декабрь көнне Мәдәният хезмәткәрләре балалары өчен күңелле тамаша оештырылды.

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

     27 декабрь көнне Мәдәният хезмәткәрләре балалары өчен күңелле тамаша оештырылды. Биредә барлыгы 30 бала катнашты. Балалар Яңа ел әкиятен тамаша кылдылар. Профсоюз елкасы мәдәният хезмәткәрләренең балалары өчен куанычлы мизгелләр бүләк итүче искиткеч бәйрәмгә әйләнде. Елкада катнашучы барлык балаларны да Яңа елның иң төп тылсымчысы – Кыш бабай һәм аның оныгы Кар кызы каршы алдылар. Алар өчен Район мәдәният йорты фойесында балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, мәһабәт чыршы әйләнәсендә рәхәтләнеп әйлән – бәйлән уйнадылар. Яңа ел дискотекасыннан соң Кыш бабай һәм Кар кызы белән фотога төшү мөмкичелеге дә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International