Бүген Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләренең әти-әниләре белән бергә Кыш бабайны каршылап, яңа ел бәйрәмен бәйрәм иттеләр. Яңа елның сихрилеге, “урман җеннәре”нең (убырлы, шүрәле, дию пәрие, кәрлә) театральләштерелгән уеннары, кыш бабай белән бүләк эзләүләр – болар барсыда балаларның күңелләрен күтәреп бәйрәм рухы өстәделәр. Балаларның рус телендә әкият уйнаулары, татар телендә шигырьләр сөйләп, инглиз телендә җыр җырлаулары әти-әниләрнең күңелләренә бик хуш килде. Кыш бабай, Кар кызы белән балалар бүләкләрне эзләделәр. Яңа ел иртәләре бик күңелле тәмамланды. Әти-әниләрдә, килгән кунаклар да рәхәтләнеп күңел ачтылар.