Журналлар һәм газеталар вакытында килә икән, бу кем хезмәте?

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

    Журналлар һәм газеталар вакытында килә икән, бу кем хезмәте? Әлбәттә, почтада хезмәткәренеке.Урта Мишә авылында Илхамия апа хезмәт күрсәтә. Аның тырышлыгы, җитезлеге, якты йөз белән каршы алулары безне һәрвакыт сөендереп тора. Почтада эшләүчеләргә җиңел түгел. Авылның бер башыннан икенчесенә йөрү – зур түземлек сорый. Ләкин ул көчле, үз-үзенә ышанган зат.Урта Мишә авыл китапханәсенә зарыгып көткән газета-журналлар бик тиз килеп җитә. Ә матбугат белән таныштыру – иң яраткан шөгылебез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International