2015 елның 30 декабрь көнне район Ветераннар йортында социаль яктан авыр тормышлы балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Әлеге чара барышында балаларга Ветераннар советы председателе М. М. Газизов һәм Теләче муниципаль районының Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ф. М. Галимова котлау сүзләрен әйтеп, бүләкләрен тапшырдылар. Чара балалар өчен әзерләнгән бәйрәм табыны артында төгәлләнде.
Әлеге чараны үткәрүдә “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре күп көч куйды.