Кышкы каникуллар дәвам итә. Теләче урта мәктәбендә, кышкы каникуллар вакытында, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен консультацияләр һәм республика олимпиадаларына әзерлек оештырыла. 2 нче гыйнвар көнне информатика укытучысы Ф.Ф. Гаптрахманов һәм математика укытучылары Е.А.Акмалдинова белән Н.С. Максимова, 9-11 сыйныф укучылары белән предметлар буенча чыгарылыш имтиханнарына әзерләнделәр. Теләче мәктәбе укучылары кышкы каникулларны файдалы итеп үткәрәләр.