Кышкы каникул чорында да Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе гөрләп тора. Кышкы каникул вакытына төзелгән план нигезендә төрле мероприятияләр үткәрелә, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен консультацияләр үтә. Буш вакытларында укучылар хоккей уйныйлар, чана, чаңгыда шуалар.