Керәшен халкының буыннан буынга тапшырылып килергә тиешле булган гүзәл бәйрәмнәре бик күп.

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

   Керәшен халкының буыннан буынга тапшырылып килергә тиешле булган гүзәл бәйрәмнәре бик күп. Шул бәйрәмнәрнең  иң көтеп алынганы, әлбәттә, борынгы мәҗүсилектән, ата-бабаларыбыздан ук килгән күңел ачу бәйрәме “Нардуган”. Нардуган көннәрендә алар кеше танымаслык итеп киенеп, өйдән-өйгә йөреп өй хуҗаларын  Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре белән котлап йөриләр. Субаш авылында Нардуган бәйрәме шаулап-гөрләп уза.  Һәр елны диярлек каникул көннәре “Нардуган” бәйрәменә туры килә. Быел да яшьләр төрле костюмнар киенеп уты булган өйләргә, туган-тумачаларына кереп  һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлап йөрделәр, теләкләр әйттеләр. 7, 9,10 гыйнвар көннәрендә авыл клубында Яңа ел чыршысы янында кич утыру оештырылды.  Кыш бабай белән Кар кызы нардуганчылар белән чыршы тирәсендә төрледән төрле Яңа ел җырлары җырлап әйләнделәр, төрле кызыклы уеннар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International