Һәр ел фасылының үз матурлыгы бар. Кыш көне суык булса да, аның үзенә генә хас бик күңелле мизгелләре дә күп. Балаларны кышкы каникуллар вакытында кызыклы. мавыктыргыч күңел ачулар көтә: чана - чаңгыда, тимераякта шуалар, төрле уеннар уйныйлар. 8 январь көнне, Айдар авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә, “Физкультура белән дуслыгым нык, ул бирә көч, кыюлык” дип исемләнгән спорт уеннары оештырдылар. Катнашучылар барлык уеннарда, конкурсларда актив катнаштылар, әдәби сорауларга җаваплар бирделәр. Кичә ахырында алар өчен отышлы лоторея уены оештырылды.