26 нчы февраль көнне Баландыш төп мәктәбендә китапханәче Мубаракшина Ф.Г. 6-8 сыйныф укучылары белән берлектә Хәрби-патриотик айлык кысаларында батырлык дәресе үткәрде. Әлеге дәрес Герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган иде. Укучылар шагыйрьгә, аның тормыш юлына, иҗатына кагылышлы викторина сорауларына җавап бирделәр.