“Әлифба бәйрәме”

2016 елның 28 феврале, якшәмбе

Бүген Баландыш төп мәктәбендә китапка мәхәббәт тәрбияләү, укучыларның сәләтен үстерү максатыннан, беренче дәреслек – Әлифба белән саубуллашу бәйрәме үткәрелде.Сыйныф җитәкчесе Әлфирә Заһидуллина 1 сыйныф укучыларын, әти-әниләрен бәйрәм белән котлады. «Әлифба бәйрәме–кечкенәләрнең яртыеллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул, укучылар барысы да укырга, язарга, матур сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне, кечкенәләрне ихтирам итәргә, ирешкән уңышларга шатланырга, ярдәмчел булырга өйрәнделәр», – диде. Беренчеләрне әкият геройлары булып киенгән югары сыйныф укучылары тапкырлыкта, зирәклектә сынап карадылар. Беренчеләр исә үзләренең инде шактый мәгълүматлы булуларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International