26 нчы февральдә Теләче урта мәктәбендә тәрбия эше буенча директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмә җитәкчеләре өчен семинар үткәрелде. ТР Белем күтәрү институты белгече, педагогика фәннәре кандидаты “Россия Федерациясенең” атказанган укытучысы Богуславская Инна Григорьевна семинарда катнашучыларны гомумбелем оешмаларында тәрбия эшен оештыруның заманча юнәлешләре белән таныштырды.Теләче урта мәктәбенең рус теле һәм эдәбияты укытучысы Газизова Раиса Дмитриевна, башлангыч сыйныф укытучысы саттарова Таслима Фатиховна лар тарафыннан сыйныфтан тыш чаралар үткәрелде. Семинар килгән кунаклар тарафыннан югары бәя алды.