Бу чара оешкан төстә үтте. Концертта Иске Җөри мәктәбен тәмамлаган, бугенге көндә "Казан егетләре" төркеме солисты Илнат Фархуллин, Тиләҗе авылы тумасы "Бәрмәнчек" ансамбле солисты Илнар Зәйнетдинов, Татарстанның Атказанган артисты Айгөл Бариева чыгыш ясады. Иске Җөри урта мәктәбе коллективы концертны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашты.