Балаларда матурлыкны тоя, күрә белү сәләтен үстерүдә, туган якны ярату, халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына, милли бәйрәмнәренә ихтирам тәрбияләүдә халык педагогикасы чараларының йогынтысы зур. Балалар матур җырлар җырлап, шигырьләр өйрәнеп , дәртле биюләр белән язгы бәйрәмне каршы алалар. Бәйрәмнәрне ата-аналар да яратып карыйлар. Ачык чараларны әзерләгәндә барлык бакча хезмәткәрләре дә катнаша. Бәйрәмнәр татар, рус халкының йолалары белән танышырга ярдәм итә һәм балалар дәвамчыларыбыз булып тора.