10 март көнне Теләче урта мәктәбе базасында Теләченең район буларак оешуына 25 еллыгы уңаеннан һәм интернационалист сугышчылар истәлегенә район мәктәпләренең 8 нче һәм аннан кечерәк сыйныфларында укучы малайлар арасында баскетбол буенча район беренчелеге узды. Ярыш районның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Р.Р. Нуртдинов призына уздырылды. Районның 8 мәктәбеннән 9 команда катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 урын: Теләче урта мәктәбе командасы
2 урын: Иске Җөри мәктәбе командасы
3 урын: Олы Нырсы мәктәбе командасы
Җиңүчеләргә диплом һәм медальләр тапшырылды, 1 нче урын алган команда Кубок белән дә бүләкләнде.