Бүген безнең Олы Мишә балалар бакчасында "Юл билгеләре иленә сәяхәт" дигән темага ачык чара үткәрелде. Максатыбыз - юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү. Уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү, юлларда үзеңне әдәпле һәм дөрес тоту күнекмәләрен практик ныгыту.
Безнең балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр арасында юл-транспорт һәлакәте булдырмау эшенә зур игътибар бирелә. Эшчәнлек ел дәвамында алдан планнаштырылып алып барыла. Дәресләрне карарга район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Сәетова А.Н. һәм ГКУ "Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ" ның әйдәп баручы специалисты Закиров Д.Р. килгән иде.Алар балаларга төрле сораулар бирделәр, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәрттеләр, видеофильм күрсәттеләр һәм алып килгән бүләкләрен өләштеләр.