19-20 март көннәрендә Казан шәһәренең “Бадминтон үзәге”ндә “Татарстан Республикасы Кубогы” дип исемләнгән бадминтон буенча яшьләр һәм олылар арасында шәхси беренчелекнең 2 этап ярышлары булып узды.

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

Әлеге ярыш 6 этаптан тора, соңгысы агымдагы елның декабрь аенда узачак. 2 этап ярышларында республиканың муниципаль берәмлекләреннән һәм Рәсәй регионнарыннан 111 егет һәм 120 кыз катнашты, шулар арасында Теләче районы командасы вәкилләре дә бар иде. 2 нче этап нәтиҗәләре буенча безнең район командасы 3 нче этапта катнашу хокукына ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International