19 нчы март көнне Шәтке урта мәктәбендә физкультура һәм ТИН укытучысы Мингалиев Гыйлемҗан Габделбәр улы истәлегенә волейбол ярышы үткәрелде. Ярышта Габделхаев Рәшит Хазинурович җитәкчелегендә Шәтке 1 (студентлар командасы), Шәтке 2 ( мәктәп укучылары), Шәтке 3 (авыл җыелма командасы), Лесной ( җыелма команда), Олы Нырсы (җыелма команда), Теләче (җыелма команда) кебек командалар катнашты. Ярыш бик күңелле һәм, җанлы үтте. Җанатарларның күп булуы да, күңелне сөендерде. Соңгы Лесной белән Шәтке 2 командасы арасындагы уен бигрәк тә мавыктыргыч булды. Нәтиҗәдә Лесной командасы җиңелүгә дучар булды.