Шул унайдан, Айдар авылы мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, "Оста куллар" бәйләү-чигү берләшмәсенэ йөрүчеләр катнашында “Шигырьләр түшәлгән сукмакта” дип исемләнгән поэзия сәгате үткәрелде. Чәй табыны артында үткәрелгән әлеге чарада якташ шагыйрьләребезнең шигырьләре укылды.