2016 ел – Татарстанда Идел һәм Чулман Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Һәр ел саен, 22 мартта кешелек Бөтендөнья Су чыганаклары көнен билгеләп үтә.

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Шул уңайдан, 23 март көнне, Теләче балалар китапханәсендә презентация кулланып “Су – тормыш чыганагы” дигән әңгәмә үткәрелде. Балалар игътибарына су турында бик күп гадәти булмаган фактлар тәкъдим ителде. Су без күрә торган гадәти һәм гади матдә генә түгел, ул безнең организмыбызның нигезе һәм җирдәге тереклек чыганагы. Шул ук вакытта ул бик күп яшерен серләр саклый. Галимнәр суны тикшерүләрен бүгенге көндә дә дәвам иттерәләр һәм күп төрле кызыклы ачышлар ясыйлар. Моннан тыш, без суның кайдан килеп чыгуы, аның нәрсәләрдән торуы, аны ни өчен чистартырга кирәклеге һәм башкалар хакында да мәгълүмат бирдек. Әлеге кызыклы фактлар китап укучыларыбызны суга сакчыл карашта булырга, аңа бәяләп булмастай байлыкка караган кебек карарга һәм су чыганакларының кечкенәдән үк кадерен белеп үсәргә өйрәтерләр, дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International