Бәйгедә Балтач, Кукмара, Саба, Теләче, Әтнә, Арча районнарында призлы урынга чыккан педагоглар үзара көч сынашты. Бу бәйгедә безнең Теләче районы данын яклап педагог-психолог Хазипова С.Н. һәм Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Рафикова Л.А. катнашты. Көч сынашучы тәрбиячеләр жюри игътибарына иҗади презентация һәм балалар белән педагогик чара тәкъдим иттеләр.