26 нчы март көнне Теләче урта мәктәбе базасында “Аҗаган-2016” хәрби –спорт уенының район туры үтте. Яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирә торган бу ярышта Олы Мишә урта мәктәбеннән “Солдатушки” командасы катнашты. Уен 5 блоктан торды.Ярыш барышында командаларның хәрби һәи физик әзерлекләре тикшерелде. Безнең, 14 укучыдан торган команда барлык сынауларны да уңышлы үтте. Гомуми нәтиҗәләр чыгарганнан соң “Солдатушки” командасы 3 нче призлы урынга лаек булды. Без укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез, һәрвакыт шулай ихтыяр көчле,туган илебезнең патриотлары булуларын телибез!