Сәйдә Зыялы укучыларга “Айның тулган чагы”, “Сулар үргә акмый" дигән шигъри китаплар, проза әсәрләре – повестьлар «Кайнар сукмаклар», «Кар карасы», «Кара таплы бизәк», «Югалту», хикәяләр «Юл читендә», «Буранлы төн», «Ике дөнья арасы», «Ачылмаган бөре», «Сыну», «Яз салкыннары» һ.б., шулай ук публицистик мәкаләләр авторы буларак та таныш. Китап укучыларыбызны якташыбыз иҗаты белән якыннанрак таныштыру максатыннан Теләче җирлекара китапханәсендә “Асылташка тиң энҗебез” дип аталган күргәзмә эшләнде.