9 нчы май көнне 3нче балалар бакчасы коллективы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнашты. Бәйрәмчә бизәлгән колоннабыз Теләче авыл урамнары аша узып, туган ягыбыз сугышчылары истәлегенә куелган обелискка таба үтте. Бөек Ватан сугышы еллары, Җиңүне алып килгән, безгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе бүләк иткән сугышчы ватандашларыбыз мәңге онытылмас!