1 сентябрь көнне Алан урта мәктәбендә "Белем бәйрәме" үтте. Бәйрәмгә район үзәгеннән килгән вәкил Альфред Рашитович Шайдуллин, авыл җирлеге башлыгы Әхмәт Габделгазизович һәм башка оешмалардан килгән җитәкчеләребез, ветеран -укытучыларыбыз катнашты. Бәйрәм җыр-шигырьләр белән үрелеп барды. Беренче сыйныфка 5 укучы кабул ителде. "Белем бәйрәме" ннән соң сыйныфларда тәрбия сәгатье үтте.