Айдар авылы китапханәсендә республикабызның мәдәни, сәяси һәм икътисади үсеше, тарихы турында мәгълүмат бирә торган, шулай ук Казанның истәлекле урыннарын, тарихын яктырткан китаплар урын алган «Татарстан-минем Ватаным» дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Әлеге күргәзмә Татарстанның истәлекле һәм күркәм урыннарына мавыктыргыч сәяхәт ясарга, республикабызның бай мәдәни мирасын күзалларга, туган җиребезгә карата мәхәббәт һәм горурлану хисләре тәрбияләргә ярдәм итә.