Бу дата 2004 елда Бесланда узган фаҗигале вакыйгаларга бәйләп билгеләнә. Бу көннән республикада "Экстремизмга-юк!" дип исемләнгән айлык старт алды. 3 сентябрьдә республиканың, шул исәптән безнең, Алан балалар бакчасында да Балалар иминлеге көне һәм "Экстремизмга-юк!" исемле әңгәмә үткәрелде. Балалар бакчасында , урамда, йортта иминлек таләпләрен үтәү турында, экстремизмның асылы аңлатылды, янгын куркынычсызлыгы нигезләре төшендерелде. Балаларга терроризмны кисәтү, аны булдырмау юллары турында сөйләнелде.Шикле әйберләрне күргәч, үзеңне ничек тотарга кирәклеге аңлатылды.