Сентябрь ае безнең Теләченең беренче номерлы бакчасында яңа балалар кабул итеп ,аларны бакча тормышына ияләштерү чоры.

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Бу әти- әниләр өчен дә,бакча өчен дә бик җаваплы чор. Чөнки, һәр баланың характерын,үзенә генә хас сыйфатларын, сөйләшә дә белмәгән бала белән уртак тел табып,аның якын дустына әверелеп ,аны бакча тормышына алып кереп китәргә кирәк. Адаптация чоры авыр икәнен һәркем белә.Үз гадәтләребез белән яңа тормышка ияләшү,бәлкем, читтән караганда кызыктыр да.Һәрберебез зур өмет – хыял, максат белән яши, һәр адымны үз күзлегеннән ача бит әле. Балалар бакчасы- бала өчен борылыш чоры. Биредә баланың күнегелгән яшәү рәвеше үзгәрә, хәрәкәтләре чикләнә, киеренке акыл хезмәте арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International