Олы Мишә балалар бакчасында 9 сентябрьгә кадәр “Балалар куркынычсызлыгы” айлыгы дәвам итә. Балаларга янгын куркынычы, юлда йөрү кагыйдәләре турында аңлату эшләре алып барыла. Әти-әниләргә балаларын көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү бурычлары искә төшерелде. Бакча хезмәткәрләре белән куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм балаларның сәламәтлеген саклау турында әңгәмәләр үткәрелде.
Шулай ук 1нче сентябрьдән “Экстремизмга – юк!” айлыгы башланып китте. 2 нче сентябрь көнне балалар белән “Экстремизмга-Юк! ” дигән тема астында шөгыль үткәрелде. Балаларга һәр халыкны, аның традицияләрен, телен, динен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, үзара аңлашып, дус һәм тату яшәргә кирәклеге аңлатылды.