5 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр Республика күләмендә «Көзге игелек атнасы- изге эшләр эстафетасы» акциясе бара. Баландыш төп мәктәбендә түбән сыйныф укучыларына отряд вожатыйлары билгеләнде. Алар бүген мөстәкыйль рәвештә тәрбия сәгатьләренә кереп, игелекле-изге эшләр турында сөйләделәр , озын тәнәфестә башлангыч сыйныф укучылары белән хәрәкәтле уеннар оештырдылар. Дәресләрдән соң тимурчылык эше белән ялгыз эбиләргә барачаклар.