Республика күләмендә узучы “Көзге игелек атнасы”акциясендә Олы Мишә урта мәктәбе укучылары белән күп кенә игелекле эшләр башкардык. Көчебездән килгәнчә әби-бабайларга ярдәм иттек. Бүген, 10 сентябрь көнне, башлангыч сыйныф укучылары белән чишмә буена бардык. Чишмәнең тирә-юнен чүп-чардан арындырдык. Изгелек ит тә суга сал,үзе бер калкып чыгар дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Без дә үзебез эшләгән эштән бик канәгать калдык.