Дәресне Фасхиева Раилә алып барды. Башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханә компьютерыннан презинтация күрсәтелде һәм Ислам дине килеп чыгышы, пәйгамбәрләр турында мәгълүмат бирелде. Корбан чалына башлау тарихын да балалар бик кызыксынып тыңладылар һәм бирелгән сораулар аша белемнәрен ныгыттылар.