Шәтке авылы китапханәчесе Галимуллина К.Х. күп вакытын һәр балага аерым тукталып, аларның китапка булган ихтыяҗларын өйрәнеп үткәрә. 9 сентябрь көнне балалар өчен "Китап патшалыгында" дип исемләнеп үткәрелгән дәрес бик кызыклы үтте. Балалар бигрәк тә әкиятләр, хайваннар, табигать турындагы китапларны укырга яраталар. Әлбәттә инде матур итеп бизәлгән китаплар үзенә тартып тора.