Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау максатыннан 3 февральдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә 7-11 сыйныф командалары арасында волейбол ярышлары уздырылды. Киеренке ярышларда беренче урынны 11 сыйныф командасы яулады, икенче урынга 9 сыйныф командасы лаек булды, өченче урында 8 сыйныф командасы. Ярышларда катнашкан спортсменнарга рәхмәт белдерәбез һәм уңышлар телибез!