Терроризмга каршы

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Бу араларда терроризм актлары ешайды.  Санкт-Петербургт, Ростов-на Дону шәһәрләрендә булган вакыйгалардан соң укучыларга яңадан куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды. Терроризмның ни дәрәҗәдә куркыныч күренеш икәнлеген һәр бала яхшы аңларга тиеш.  Бу уңайдан мәктәптә чираттагы линейка уздырылды.  Анда укучыларга мәктәптән тыш вакытта уз-үзеңне куркынычсыз  тоту кагыйдәләре тагын бер тапкыр ныклап аңлатылды. Һәрбер укучының кагыйдәләрне белүе бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International