Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында комиссия тарафыннан, 2017 елгы язгы-кыр эшләрен уздыруга әзерләнү буенча конкурс булып утте.
Язгы-кыр эшләренә әзерлекне тикшерүдә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механизация булегеннән терлекчелек секторында әйдәп баручы белгеч Н.К.Алиуллов, ТР ФДБУ «Россельхозцентр» филиалы Саба районара бүлеге җитәкчесе В.С.Кабиров, Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе житәкчесе Р.Х.Низамутдинов, үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе Х.Х.Назиров, Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашты.
Комиссия машина-трактор паркларының әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен, үсемлекчелек буенча чаралар башкарылуын, авыл хуҗалыгы машиналарының агрегатлау сыйфатын тикшерде.
Конкурсның нәтиҗәләре буенча, түбәндәге хуҗалыкларга урыннар бирелде:
1 урын – ҖЧҖ «Алан» хуҗалыгына 39 балл;
2 урын – ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгына 38 балл;
2 урын – ҖЧҖ «Теләче Агро» хуҗалыгына 38 балл;
3 урын – ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгына 37 балл.