Март аенда, Шармыш авыл китапханәчесе китапханәгә йөрүче балаларның Ф. Тютчевның шигырьләрен укуларын видеога төшереп «Читаем Тютчева» исемле конкурска җибәргән иде. Әлеге конкурс «Страна читающая» исемле проект кысаларында уздырылды. Бәйге нәтиҗәләре буенча, лидерлар рәтенә чыкмасалар да сертификатка ия булдылар. 13 апрель көнне китапханәче, конкурста катнашучыларга рәхмәт әйтеп, көтеп алынган сертификатларын тапшырды.